СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫ ТӨЗЕЛЕШЕ ДӘВАМ ИТӘ

17 Мая 2024
- Узган ел төзелә башлаган спорт мәйданчыгына җитеп  бетмәгән вак таш кайтартылды, хәзер аны тигезләдек. Алга таба спорт мәйданчыгында  опалубка эшләнә. Аннары бетон җәю өчен арматура җәеләчәк, анысы да кайтты. Тиздән бетон җәю эшләре башланачак, - дип сөйли Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фондының башкарма директоры  Асия Наил кызы Гобәйдуллина. - Быел биредә спорт уеннары  үткәрелә башлар, дип уйлыйбыз.